
|
Юлда йөрү кагыйдәсен Белергә тиеш һәркем! (3 нче сыйныф өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” темасын кабатлау) Максат: - балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту; -тормышта, юлда бу билгеләрнең зарурилыгын төшендерү; -аларда игътибарлылык тәрбияләү. (Районнан килгән кунакларны каршы алу.)
Алып баручы. “Юлларыгыз уң булгандыр”,- дигән Уйлар белән каршы алабыз. Киләчәктә зур уңышлар теләп Очрашулар көтеп калабыз. (Татар халык йоласы буенча “Чәк-чәк”тапшыру.)
|
|
|
Зал бизәлгән. Өстәлдә самавыр, чәйнек,чынаяклар, өчпочмак һ.б. Әби өстәл әзерли, тәрәзәдән-тәрәзәгә барып оныгын көтә, үзе сөйләнә. (Дәресне башлыйбыз.)
Әби. Тиздән оныгым Алинә дә кайтып җитәр. Ул “Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү” мәктәбендә укый. (Ишектә кыңгырау, әби кулын сөртә-сөртә ишекне ача.) Кыз. Әбекәй,алтыным, хәлләрең ничек? Исән-сау яшисеңме? Әби. Исәнме, кызым, дәү үскәнсең икән, әйдә кулларыңны ю, менә өчпочмаклар пешердем, чәй эчәрбез, сөйләшербез. И, кызым, онытып җибәргәнмен. Сине күрергә дип, бүген дусларың да киләләр. Кыз. “Урман кызы Илсөяр” киләме соң? Әби. Килә, барысын да чакырдым. Кыз. Әбекәй, әйдә алайса өстәлне төзик. (Ишектә кыңгырау, куян белән төлке керә. Алар Алинәне йөгереп барып кочаклыйлар да өстәлдәге өчпочмакларны ашарга тотыналар.) Әби. Ашыкмагыз, балакайлар, беренче кулларны юарга кирәк. Кыз. Дусларым, сез мине нәрсә белән шатландырасыз? Куян белән аю баласы. (бергә) Шигырьләр өйрәнеп килдек. |
|
|
Аю. (“Тыңлаусыз аюлар” шигырен укып күрсәтә) Һай, рәхәтләнеп уйныйлар Юл буенда аюлар. Нәни генә булсалар да, Сүз тыңламыйлар алар. Машина күренмәгәндә, Йөгерәләр як-якка. Күз алдына китермиләр Ни буласын шул чакта. Йөгергәндә уенчыгы Төшеп калды берсенең. Кире китте, як-ягына, Карамыйча аюым, ах... Әле ярый әниләре Килеп тотып өлгерде. Ул булмаса, кызык уен Ни белән бетәр иде? (Г.Ш.Нуриева)
|
|
|
Куян. (“Светофор”) Урамнарны күзәтәм, Узганнарны кисәтәм. Янып тора өч күзем, Күреп торам ич үзем, Әйтеп торам өч сүзем: - Кузгалма!-ди кызыл ут. - Сабыр!- дия сары ут. -Ярый!-дия яшел ут.
-“Урман кызы Илсөяр” үзенең матур биюен күрсәтергә килде.
Кыз. Ай-яй, матур сөйлисез. Болай булгач сез юл йөрү кагыйдәләрен дә беләсездер? Куян белән төлке. Беләбез, беләбез. Кыз. Урам аркылы чыкканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Куян. Ничек инде, икенче як урамга карыйсың да, дүрт аяклап йөгереп чыгасың. Кыз.Төлке син куян белән ризамы? |
|
|
Төлке. (башын кашый.) Риза-а. Кыз. Сез дөрес эшләмисез. Урамны аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк. Ә безнең авылда светофор юк. Шуның өчен башта сулга, ә аннан уңга карарга кирәк. (Ишектә кыңгырау. Әтәч белән тавык керә.)
Әтәч. Әби, әби, менә сиңа нинди бүләкләр алып килдек.(Сумкасын бушата, юл кагыйдәләрен ала.) Әби. (шатланып) Әй, ичмасам дусларым да бит, нинди әйбәт әйберләр алып килгәннәр! Менә монысын таба астына куярмын, монысын самавыр астына куярмын. Монысын –н-н... Кыз.(әби янына килә) Әби, болар нәрсә, каян алдың?(гаҗәпләнеп карап тора.) Әби. Әтәч белән тавык китерде. Менә алар үзләре (өстәл астында калтырап торалар). Кыз. Сез каян җыйдыгыз бу рәсемнәрне? Тавык. Сезнең янга килгәндә юл кырыендагы ак баганалардан җыйдык. Кыз. Сез нәрсә эшләдегез. Юлда хәзер ниләр була инде. Болар юл билгеләре. Аларны алырга да, алмаштырырга да ярамый.(кыз башын тотып өй тирәли йөри, артыннан куян белән төлке. Әтәч белән тавык өстәл астында утыра, әби урындыкта.) (Ишектә кыңгырау. Велосипедын сөйрәп Акбай керә, кулы-башы кан.)
Песи. Юлда машиналарга, кешеләргә нидер булган, бер-беренә юл бирмиләр?! Менә нәрсә булды-ы-ы-ы... кулымны бәйләтергә кая барырга да беләмәдем.
|
|
|
Кыз. Менә, аңладыгызмы инде, үзегезнең нинди зур хата ясавыгызны? Әтәч белән тавык. Аңлады-ы-ы-к... Кыз. Акбайның кулы, башы кан, ул кая барырга икәнен белмәгән. Акбайга менә шул билге кирәк иде.(«Мед.пункт»икәнен күрсәтүче билге күрсәтелә.) Әтәч. Бик начар эшләгәнбез. Бу билгеләрне тизрәк урыннарына урнаштырырга кирәк. Тавык. Тик без аларның нәрсә аңлатуын белмибез бит. Төлке. Әгәр без аларны дөрес урнаштырмасак?.. Кыз. Соң булганчы, әйдәгез бергәләп хаталарны төзәтик! Барысы бергә: Әйдәгез (чыгып китәләр.)
Кулларына юл йөрү билгеләре тоткан укучылар чыгып басалар. “Юл йөрү кагыйдәләре” исемле монтаж күрсәтелә.
1 нче укучы. Төлке белән тиен Яхшы уен тапканнар Юл кагыйдәләрен алып Бүләк итеп биргәннәр. Әй, дусларым, дусларым |
|
|
Болай итеп йөрмәгез Гомер бер генә килә ул, Кадерләрен белегез. 2 нче укучы. Юл кырыеннан бармаска, Уйнамаска чапмаска Абый өйрәткән иде, Бик нык кисәткән иде. Алып баручы. Кем гаепле? Нигә мондый фаҗигаләр була? Чөнки күп кешеләр Юл кагыйдәсен боза! 3 нче укучы. Бу билгегә карасаң, Сөенеп тә куясың, Ярый әле машина Алмаганнар әтиләр. Велосипедта гына Йөрергә кирәк, диләр. 4 нче укучы. Бу билгене күргәч тә, Сөенә авырулар, Димәк, якында гына Ярдәм күрсәтүчеләр.
5 нче укучы. Ак өчпочмаклы билге Җәяүлегә киңәшче. “Кыю атла юл аркылы Мин булганда әйдә әле!” (“Җәяүле сукмагы”). 6 нчы укучы. Җайлап кына бер-бер артлы Әйләнәдә барырга Өйрәтә безне бу билге, Кирәк күреп калырга. (“Әйләнәдә хәрәкәт”)
|
|
|
7 нче укучы. Юлда бик ачыксагыз, Ашханәне табарга Сезгә ярдәмгә килер Кайсы билге, кем әйтер? (“Ашханә” –хезмәт күрсәтү билгесе) 8 нче укучы. Юлда туктап ял итәргә Урын кирәк һәркемгә. Җавап эзләп аптырамагыз, Таныш билге ул сезгә. (“Ял итү урыны”). 9 нчы укучы. Сезгә киңәш кирәк булса, Борчылма: ул якында. (“Телефон”) 10 нчы укучы. Эчәсең килсә әгәр, Чатнап кипсә авызың. Су табарга булышырмын, Билге исеңдә калсын. (“Эчәргә яраклы су”) Җыр: Светофор.
|
|
|
Алып баручы.Менә укучылар, сез генә түгел барлык хайваннар да, Кош-кортлар да юлда йөрү кагыйдәләре турында күп нәрсәне белделәр. Алар кайткач башка дусларына сөйләрләр, ә сез кечкенә эне-сеңелләрегезгә аңлатырга онытмагыз. Юлларда сак булыгыз! Ә хәзер дәресебезнең кызыклы тукталышына килеп җиттек. Без бу тукталышта шигырьләр, мәзәкләр, табышмаклар, хикәяләр белән танышырбыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табыгыз. Алда да бар, артта да бар, Борылган да, сырылган, Озын булып сузылган (Юл)
Ике тәгәрмәчле арба Атсыз да алга чаба (Велосипед)
Маңгаенда мөгезе бар, Боргаласаң –үкерә, Менеп атлансаң биленә Җилдән җитез йөгерә (Мотоцикл)
Нинди гаҗәп бер өй бу? Һәр ягы тәрәзәле. Аяклары резина, Бар ашаганы-бензин (Автобус)
Озын-озын, озын җеп- Очы каян табылыр (Юл)
Юл чатында тора батыр, Күзләре төрле-төрле, Берен йома, берсен ача- Аны белә һәр кеше (Светофор)
(Укучылар өйрәнеп килгән шигырьләрен,хикәяләрен сөйлиләр)
|
|
|
Алып баручы.Сез тормыш иминлеге дәресләреннән бик күп темалар үттегез. Сезнең хәтерегездә ничек калды икән? Хәзер видеотасмадан өзек карап үтәбез, игътибар белән карагыз.Шуннан соң фикер алышабыз, сорауларга җавап бирәбез.
Нинди махсус транспорт төрләрен беләсез? (милиция,газ,янгын сүндерү,ашыгыч ярдәм) Мәсәлән. 1.Сезгә янгын куркынычы яный. Сез нинди номер белән һәм ничек шалтыратыр идегез?(Бер укучы чыга) 2. Сезнең әниегез авырап китте. Сез нинди номер белән һәм ничек шалтыратыр идегез?(Бер укучы чыга) 3.Өегездә газ исе чыкса? Сез нинди номер белән һәм ничек шалтыратыр идегез?(Бер укучы чыга) 4.Сезгә милиция хезмәткәрләренең ярдәме кирәк булса? Сез нинди номер белән һәм ничек шалтыратыр идегез?(Бер укучы чыга) Алып баручы. Шуның белән бүгенге уен-дәресебез тәмам. Сүзне мәктәп директорына бирәбез. (Сүзне килгән кунакларга бирәбез. Бүләкләр тапшыру.)
|
|
|
Алып баручы.Уен дәресебез тәмам.(Килгән кунаклар белән фотога төшү)
|